18 февральдє Башкортстан Президенты Мортаза Рєхимов Уфада тїзелўче ћєм тїзеклєндерелўче социаль объектларда эшлєр барышы белєн танышты. Ињ тєўдє ул Киров районыныњ Иртыш урамында тїзелўче 50 санлы балалар бакчасында булды. Бўгенге кїндє биредє ике катлы балалар бакчасы эшлєп килє, є инде ел ахырына аныњ янында янє ике бина барлыкка килєчєк. Єлеге вакытта тїзелеш башлангыч этапта гына, тєўге бинаныњ нигезе салына. Аныњ беренче катында медицина пункты, буфетлар, чишенў, йокы ћєм уку бўлмєлєре урнашачак дип кїтелє. Икенче катта исє болар белєн беррєттєн спорт ћєм музыка залы, логопед кабинеты, кышкы бакча булачак. Мортаза Рєхимов тїзелеш эшлєренењ тємамлану вакыты белєн кызыксынды. Тїзўчелєр Президентны яња биналар инде ел ахырына сафка басачак, дип ышандырды. Моњардан соњ балалар бакчасы 180 бала кабул итє алачак.

|