Уфа районыныњ “Кызыл Яр” урыс тарихи-мєдєни ўзєгендє V республика Масленица бєйрєме узды. Кыњгыраулар чыњлавы бєйрємнењ башлануы турында хєбєр итте. Їчєр ат ђигелгєн чаналар авыл буйлап ђилдереп ўтте, махсус кыстап йїрўчелєр ћєм ђырчы-музыкантлар кунакларны шушы матур бєйрємдє катнашырга чакырды. Авылныњ ўзєк урамында ярминкє оештырылган иде — биредє тїрле азык-тїлек сатып алырга, урыс халкы аш-суы белєн сыйланырга мїмкин иде. Шунда ук самавыр кайнап утыра, авыл халкы да, кунаклар да рєхєтлєнеп сыйланды, кайнар чєй эчте. Чара кунаклары арасында Хїкўмєт Премьер-министры урынбасары, мєдєният ћєм милли сєясєт министры Илдус Илешев, Башкортстан Урыслар соборы Башкарма комитеты рєисе, физик культура, спорт ћєм туризм министры Владимир Самородов та булды.

|