21 мартта Башкортстан Республикасы Президенты М. Г. Рєхимов Благовещенда “Полиэф” ачык акционерлар ђємгыятенењ агымдагы эшчєнлеге белєн танышты. Биредє полиэтилентерефталат (ПЭТФ) ђитештерў линиясе файдалануга тапшырылды. Линия икєў булачак, аларныњ ћєркайсы елына алтмышар мењ тонна югары сыйфатлы гранулланган ПЭТФ эшлєп чыгарачак. Икенче линияне файдалануга тапшыру май аена билгелєнгєн. “Полиэф” — елына 230 мењ тоннага кадєр куєткє ия Русиядє бердєнбер терефталь кислотасы (ТФК) ђитештерўче . Заманча идарє итў ћєм авариядєн саклану системасы белєн тєэмин ителгєн. Полиэфир комплексын ўстерў программасы кысаларында ТФК ђитештерў куєтен 2011 елга елына 600 мењ тоннага кадєр, ПЭТФ ђитештерўне елына 400 мењ тоннага кадєр арттыру планлаштырыла. Проектка гомум инвестициялєр кўлєме 19,6 миллиард сум тєшкил итєргє тиеш. 2011 елга предприятие 3,5 мењнєн кўбрєк кешене эш белєн тєэмин итєчєк.

|