Кичє Башкортстан Президенты М. Г. Рєхимов исеменє А. В. Гордеевтан хат килде. Анда болай диелє: “Хїрмєтле Мортаза Гобєйдулла улы! Миња Воронеж їлкєсе губернаторы вєкалєтлєре бирелўгє бєйле рєвештє, шєхсєн Сезгє, агросєнєгать комплексы ђитєкчелєренє ћєм авыл эшчєннєренє мин Русия авыл хуђалыгы министры вазыйфасында эшлєгєн ун ел эчендє нєтиђєле хезмєттєшлек иткєн їчен рєхмєт белдерєм. Уртак тырышлык белєн туксанынчы елларныњ тискєре кўренешлєрен ђињеп чыгып, тотрыклы ўсеш юлына баса алдык. Авыл хуђалыгына эре инвестициялєр килде. Ђитештерў кўлємнєре артты, былтыр Русия тарихында икенче тапкыр 108 миллион тонна ашлык ўстерелгєн, бїртеклелєрнењ уњдырышлылыгы буенча (ћєр гектардан 24 центнерга якын) абсолют рекорд куелган. Ашлык сатып алучы Русия соњгы елларда дїньядагы ињ эре ашлык сатучы иллєрнењ берсенє єверелде. Терлекчелектє уњай ўзгєрешлєр булды. Кош-корт ћєм дуњгыз ите ђитештерў аеруча ўсеш алды. Кошчылар ит ђитештерў буенча 1990 ел биеклеген узып китте, алар барлык кўрсєткечлєр буенча да алдынгы иллєрдєге ђитештерўчелєр белєн ярыша ала.

|