Кичє Зєйнєп Биишева исемендєге Башкортстан “Китап” нєшрияты 90 еллык юбилеен билгелєде. Шушы уњайдан нєшрият коллективын Башкортстан Президенты М. Г. Рєхимов котлады. Котлауда, аерым алганда, шундый юллар бар: “Бўген безнењ республикада, барлык илдєге кебек ўк, нєшрият тармагын камиллєштерў, китап белєн кызыксынуны яњадан уяту буенча кўп эшлєнє. Башкортстан “Китап” нєшрияты милли єдєбиятны пропагандалау ћєм кињ тарату буенча зур эш башкара. Яња сериялєр, исемнєр ачыла, билгеле тарихи вакыйгаларга багышланган басмалар дїнья кўрє. Башкортстанныњ ињ борынгы нєшрияты халыкныњ белемен ћєм, гомумєн, халыкныњ мєдєни дєрєђєсен ўстерўдє мїћим роль уйный. Бўген кешенењ уњышлы булуын, аныњ ћїнєри ўсўен, ињ мїћиме: рухи-єхлакый юнєлешлєрен ћєм ватанпєрвєрлеген, туган телгє ћєм традициялєргє мєхєббєтен, кўбесенчє, аныњ чын мєгънєсендє белемле булуы билгели.

|