“Амур” (Хабаровск) командасына каршы уйнау Континенталь хоккей лигасыныњ бер генє командасына да ђињел бирелми. Русиянењ кїнчыгыш чигенє самолетта очу, зур вакыт аермасы ўзенекен итє. Беренче очрашу “Салават Юлаев” їчен дє зур сынау булды. Безнекелєр беренче минутта ук хуђаларны зоналарына кысрыклап, ћїђўмгє кўчте. Нєтиђєдє Константин Кольцов “Амур”га шайба кертеп, исєпне 1:0 ясады. Икенче чор хуђалар їстенлеге белєн башланды. Юлаевчыларныњ сўлпєнлегеннєн файдаланып “Амур” хоккейчылары ешрак ћїђўм итє башлады. Ђињўгє ихтыяр кїче тиздєн нєтиђє китерде. Александр Крысанов Виталий Колесник капкасы артында “кызыл ут” кабызып, исєпне тигезлєде. Безнекелєр бу шайбадан соњ дєртлєнгєн хуђаларны тиз генє урыннарына утыртмасалар, уен кем файдасына тємамланачагы ачык билгеле иде. Бер минут та ўтмєде, уфалыларныњ чираттагы ћїђўменнєн соњ исєп 2:1гє єйлєнде. “Салават Юлаев” хоккейчысы Владимир Антипов янє безнењ їстенлекне кайтарды.

|