Янгыннан каза кўрўчелєргє ярдєм итик! Бурдан кала — уттан калмый, дигєн єйтем бар халыкта. Быелгы корылыкныњ китергєн зыяны искиткеч зур. Эссе кїннєрдє Башкортстанда барлыгы 422 урман янгыны булды, кўкрєп ўскєн 8600 гектар урман юкка чыкты. Русиядє урман янгыннары аркасында 2200 кеше тораксыз калды, 30 кешенењ гомере їзелде. Безнењ халкыбыз гомер-гомергє бер-берсе їчен ђан атып яшєде. Элек-электєн авылда берєр кешенењ їе янса, ћєркем ања ярдєм итєргє ашыккан. Кемдер урын-ђир єйберлєре илткєн, кием-салым белєн булышкан, торак, ризык биреп торган. Юк, кирєкмєгєн, артык єйбере булганлыктан тўгел, ињ авыр елларда да намус кушканнан, Ходай ризалыгы їчен эшлєнгєн мондый изге эшлєр. Хєзер, шїкер, мул тормышта яшибез. Янгын казасы кўрўчелєргє, интегўчелєргє ярдєм итєрлегебез бар. Кемнењдер бєхетсезлеген ишеткєн очракта шулай итєбез дє без. Андый чакта кўњел тула, хєерне: “Я, Раббым, ўземє, газизлєремє, якыннарыма кўрсєтмє мондый казаны”, — дип, кўз яшьлєрен эчкє йотып бирєсењ.

|