Кичє “Бердєм Русия” Бїтенрусия сєяси партиясе Башкортстан тїбєк бўлекчєсенењ сєяси советы президиумы утырышы узды. Аны партиянењ Башкортстан тїбєк бўлекчєсе сєяси советы секретаре, Дєўлєт ђыелышы-Корылтай Рєисе Константин Толкачев алып барды. “Бердєм Русия” партиясе рєисенењ Тїбєк ђємєгать кабул итў бўлмєсе ђитєкчесе, Тїбєк сєяси советы секретаре урынбасары Александр Дегтяревныњ чыгышы єлеге хезмєт эшен тикшерў йомгакларына багышланды. Ђємєгать кабул итў бўлмєсе гражданнар белєн туры элемтє оештыра, аларныњ еллар буена сузылып килгєн катлаулы мєсьєлєлєрен хєл итєргє ярдємлєшє. — Ноябрь башында Уфада “Бердєм Русия” партиясе вєкиле, Дєўлєт думасы депутаты, Идел буе федераль округыныњ гражданнар мїрєђєгатьлєре белєн эшен оештыру мєсьєлєлєре буенча кураторы Екатерина Кузьмичева булып китте, ул Тїбєк ђємєгать кабул итў бўлмєсе эшен тикшерде ћєм аныњ эшчєнлегенє югары бєя бирде, — дип билгелєде Александр Николаевич.

|