Ира авылында Кўмертау почтамтыныњ яњартылган элемтє бўлекчєсен ачу тантанасы ўтте. Бу вакыйганы Ира ћєм Алексеевка авыллары халкы тўземсезлек белєн кїтте, чїнки авылда почта — тышкы дїнья белєн бик мїћим элемтє каналы. Элек элемтє бўлекчєсе клиентлар белєн эшлєў їчен уњайлы булмаган кечкенє бинада урнашкан иде. Кўрсєтелўче хезмєтлєр кўлєменењ арта баруы ћєм аларныњ кињєюе почта хезмєткєрлєрен яња бина эзлєў кирєклеге турында уйланырга мєђбўр иткєн. Почтаныњ яња бинасы заман талєплєренє ђавап бирє ћєм техник яктан яхшы ђићазландырылган. Бўген авыл халкы электрон акча кўчерў, Телеграф плюс, ЕМS хезмєтлєреннєн файдалана, 1нче класслы хат, бандероль ћєм посылка ђибєрє, коммуналь хезмєтлєр ћєм кесє телефоны їчен тўли, вакытлы матбугатка языла ала. Биредє Интернеттан кўмєк файдалану пункты да эшли. Бўлекчє каршындагы кибеттє азык-тїлектєн алып катлаулы кїнкўреш техникасына кадєр кўптїрле товарлар тєкъдим ителє. Беренче клиентлар сўзлєренє караганда, бу аларга кўбрєк вакытны янга калдыру мїмкинлеге бирє.

|