Кичє Уфада “Эчке туризм їлкєсенє инновациялєр” Бїтенрусия кињєшмєсе башланды. Мєртєбєле чараныњ асылы нидєн гыйбарєт? Туризм тармагын нинди проблемалар борчый, нинди ўзгєрешлєр кїтє? “Башинформ” мєгълўмат агентлыгында ўткєн матбугат конференциясендє сўз шул хакта барды. — Туризм їлкєсенє бєйле ил кўлємендєге чара Башкортстанда беренче тапкыр оештырыла, — диде республиканыњ яшьлєр сєясєте, спорт ћєм туризм министры Александр Никерин. — Ўтєчєк кињєшмєне оештыру мєсьєлєсенє, гадєттєгечє, ђаваплы карадык. Килгєн кунаклар “Конгресс-Холл”да урын алган кўргєзмєлєр, стендлар аша республиканыњ бїтен курортлары, савыктыру учреждениелєре белєн таныша алачак. Красноусол шифаханєсенє, Уфа шєћєре буенча экскурсия дє фєћемле булачак. Єлбєттє, кињєшмєдє тармакны борчыган актуаль проблемаларга ђавап табарга тырышачакбыз. Алар якын килєчєктє хєл ителсє, туризмныњ ил, республика икътисады ўсешенє булышлык итєчєге, бюджет терєгенє єверелєчєге кїн кебек ачык.

|