Кичє шєћєр хакимияте башлыгы Павел Качкаевныњ матбугат конференциясендє Уфа шєћєренењ 2009 елда ўсеш нєтиђєлєре турында фикер алышынды. Єлеге кїндє сєнєгать ђитештерў индексы 2008 елга карата 96 процент тєшкил итє, ел нєтиђєлєре буенча бу кўрсєткеч 97-98 процент булырга тиеш. Гомумєн алганда, шєћєрдє 230 миллиард сумлык товар ђитештерелєчєк ћєм хезмєтлєр кўрсєтелєчєк. — Химия ћєм нефть эшкєртў сєнєгате, машина ћєм корылмалар ђитештерў, кўн эшкєртў предприятиелєрендє єлеге кїндє хєллєр яхшы тора, — диде Павел Качкаев. — Тїзелеш тармагында, аеруча тїзелеш материаллары ђитештерўче предприятиелєрдє кризис тєэсире сизелде. Шулай булуга карамастан, ел азагына кадєр 560 мењ квадрат метр торакны сафка кертергє планлаштырабыз.

|