Шимбє кїнне Уфаныњ И. Якутов исемендєге паркында “Нєўруз” бєйрєме ўткєрелде. Ул Республика елына багышланды, аны Мєдєният ћєм милли сєясєт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, тарихи-мєдєни, милли-мєдєни ўзєклєр оештырды. Кїннењ иртўк кояшлы, ђылы торуы ђыелган халыкныњ кєефен тагын да кўтєрде. Быел унынчы тапкыр оештырылган “Нєўруз” бєйрєменє Урта Азия, Кавказ, Русиянењ ун тїбєгеннєн ун миллєт вєкиллєре чакырылган иде. Ћєр миллєтнењ ўз гореф-гадєтлєре буенча бизєлгєн тирмєлєр, ризыклардан сыгылып торган їстєллєр, милли киемнєрдєге халык ћєм кїйлєр бєйрємгє ђыелган халыкта кызыксыну уятты. Шунда ук ћєр тирмє янында пылау, шашлык, милли ашлар пешерелде.

|