22 август — Русия Федерациясенењ Дєўлєт флагы кїне
1991 елныњ 22 августында хєзерге Ак йорт, ул вакыттагы РСФСР Югары Советы бинасы їстенє, аклы-зєњгєрле-кызыллы флаг кўтєрелє. Шулай 73 елдан соњ триколор тагын Русиянењ дєўлєт флагына єверелє. Президент Борис Ельцинныњ 1994 елныњ 20 августындагы указы белєн 22 август Русия Федерациясенењ Дєўлєт флагы кїне буларак билгелєнє башлый. Беренче булып триколорны Русия флотына ћєм армиясенє Азов походларыннан ћєм Тїньяк сугыштан соњ Петр Беренче бирє. Астагы кызыл тїс — физик дїньяны, уртадагы зєњгєр — кўк йїзен, є инде їстєге ак илаћи дїньяны ањлата. 1667 елда Алексей патша фєрманы белєн беренче хєрби флотилия тїзўгє керешєлєр. Флотилия флагын эшлєў їчен махсус комиссия оештырыла. Єлеге комиссия Русия корабларыныњ їч тїсле флаг белєн йїзєргє тиешлеге турында карар чыгара.

|