Башкортстанда агымдагы елныњ алты аенда 700 инвалидка ћєм Бїек Ватан сугышы ветеранына шифаханє-курортта дєвалануга юллама бирелгєн. Ташламалар белєн файдаланучы гражданнарны дєваханє-курортта дєвалау, шулай ук дєвалану урынына ћєм кирегє юлны бушлай йїрўне тєэмин итў 2005 елныњ 1 гыйнварыннан Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондына йїклєтелде. 2005-2009 елда республикада яшєўче 73,3 мењ кеше бу хокук белєн файдаланды. Путевкаларныњ гомум хакы 975 миллион сум тєшкил итте. Ташламалар белєн файдаланучыларныњ їстенлекле категориясе (инвалидлар, сугыш ветераннары ћєм аларга тињлєштерелгєн гражданнар) шифаханє-курортта дєвалану белєн тулысынча тєэмин ителде. Аларга барлыгы 10 мењ путевка бирелде. Бу категория гражданнар шифаханє-курортта дєвалану белєн ел саен тулысынча тєэмин ителє. Инвалид балаларны дєваханє-курортта дєвалау актуаль мєсьєлє булып кала. Инвалид балаларга ћєм аларны озатып йїртўчелєргє ел башыннан республика шифаханєлєрендє ћєм республикадан читтє урнашкан савыктыру учреждениелєрендє дєвалану їчен 520 путевка бирелгєн. Бўгенге кїндє республиканыњ дєваханє-курорт системасы куєтле савыктыру комплексын тєшкил итє, шуња кўрє, ветераннар ћєм инвалидларныњ яшен ћєм физик мїмкинлеклєрен исєпкє алып, гражданнарныњ кўпчелеге республика шифаханєлєрендє дєваланды. Фондныњ тїбєк бўлекчєсендє єйтўлєренчє, ташламалар белєн файдаланучылар їчен шифаханє-курортта дєвалануны оештыру буенча эш, гомум алганда, яхшы бара. Шулай да путевкалар аз булу зур ђитешсезлек булып тора. Даими ањлату эшлєре алып барылуга карамастан, социаль пакеттан файдаланучы гражданнарныњ саны елдан-ел кими. Быел да алар 6 процентка кимегєн. Шуња ярашлы, бу федераль программаны гамєлгє ашыруга республикага бўленгєн акча кими бара. Быел ташламалар белєн файдаланучы гражданнарныњ дєваханє-курортта дєвалануына 93,7 миллион сум акча юнєлтелєчєк, ел азагына кадєр 5100гє якын путевка сатып алыначак. Бўгенге кїнгє шифаханєлєрдє 2700дєн артык кеше дєваланган. Ўз хєбєрчебез.
назад ○ на главную ○ наверх
Бал: 26 | Оценить:
|