гєзит турында сайтныœ картасы хат язу  
эзлєў
язылу




Рус | Тат | Eng | TatLat
24.8.2010

Президент Уфадагы тїзелешлєр белєн танышканда катгый талєплєр куйды
21.8.2010

Уфада Идел буе федераль округыныњ “Модернизациянењ тїбєк аспектлары: яња кешелєр, яња карарлар” дип аталган форумы узды
 Русиянең бөтен төбәкләрендә дә "Кызыл таң" гәзитенә һәм "Әллүки" балалар журналына язылырга мөмкин. "Кызыл таң"ның индексы - 50602, "Әллүки" журналыныкы - 50709. 



Яңалыклар

Тармак ўсеше їчен мїћим вакыйга

10.12.2009

Кичє Уфада “Эчке туризм їлкєсенє инновациялєр” Бїтенрусия кињєшмєсе башланды. Мєртєбєле чараныњ асылы нидєн гыйбарєт? Туризм тармагын нинди проблемалар борчый, нинди ўзгєрешлєр кїтє? “Башинформ” мєгълўмат агентлыгында ўткєн матбугат конференциясендє сўз шул хакта барды.
— Туризм їлкєсенє бєйле ил кўлємендєге чара Башкортстанда беренче тапкыр оештырыла, —  диде республиканыњ яшьлєр сєясєте, спорт ћєм туризм министры Александр Никерин. — Ўтєчєк кињєшмєне оештыру мєсьєлєсенє, гадєттєгечє, ђаваплы карадык. Килгєн кунаклар “Конгресс-Холл”да урын алган  кўргєзмєлєр, стендлар аша республиканыњ бїтен курортлары, савыктыру учреждениелєре белєн таныша алачак. Красноусол шифаханєсенє, Уфа шєћєре буенча экскурсия дє фєћемле булачак. Єлбєттє, кињєшмєдє тармакны борчыган актуаль проблемаларга ђавап табарга тырышачакбыз. Алар якын килєчєктє хєл ителсє, туризмныњ ил, республика икътисады ўсешенє булышлык  итєчєге, бюджет терєгенє єверелєчєге кїн кебек ачык.
Кињєшмєнењ республикада ўтўе очраклы тўгел. Башкортстан — Европа белєн Азия чигендє урнашкан гўзєл табигатьле “ођмах почмагы”. Тїбєктє туризмныњ этнография, автомобиль, авыл хуђалыгы, экология, савыктыру, маршрут ћєм башка тїрлєре  кињ ўсеш алган. Арытаба бу юнєлешне тагын да ђанландыру максатында безгє “туризм локомотивы” саналучы ил тїбєклєреннєн килгєн коллегаларыбызныњ тєђрибєсе белєн танышу бик файдалы булачак.
Єйткєндєй, Уфага кунаклар Чувашстан, Татарстан, Тыва республикаларыннан, Ставрополь краеннан, Тўбєн Новгород, Курган, Вологда, Ульяновск, Тїмєн, Мєскєў, Ярославль, Чилєбе, Пенза, Самара, Липецк, Ырынбур, Свердловск їлкєлєреннєн  килде. Кичє алар їчен Уфа буенча экскурсия оештырылды.
Кињєшмєнењ тїп їлеше бўген  “Конгресс-Холл”да ўтє. Биредє кўргєзмєлєр, стендлар, туризм  їчен махсус техника белєн танышу мїмкин. Пленар їлештє Башкортстан Премьер-министры Раил Сарбаев, аныњ урынбасары, мєдєният ћєм милли сєясєт министры Илдус Илешев, туризм буенча федераль агентлык ђитєкчесе Геннадий Пилипенко, Халыкара хезмєттєшлек ћєм туристик эшчєнлек департаменты директоры Надежда Назина ћєм башкаларныњ катнашуы кїтелє. Иртєгє кињєшмє эше Красноусол шифаханєсендє  дєвам итєчєк.
Эчке туризм ўсешен тоткарлаучы проблемалар шактый. Тармакка инвесторлар, белгечлєр ђитешмєве, тїбєклєрдє яхшы шартлар тудырылган, халыкара стандартларга ђавап бирўче кунакханєлєр аз булуы, туризмныњ аз рекламалануы, Русиядє туризм ўсеше їчен яраклы булган территориялєрнењ башка максатта файдаланылуы — айсбергныњ очы гына. Якын килєчєктє, бу мєсьєлєлєрне тулысынча хєл итўдєн тыш, ял итўчелєрнењ хєвефсезлеген тєэмин итўдє ћєм башка максатларда заман технологиялєре кињрєк кулланылачак.
Сїйлєшўгє Ростуризмныњ туристик дєўлєт проектлары ћєм эчке туризм ђитєкчесе Александр Сирченко ћєм Ростуризмныњ туристик эшчєнлеген ћєм кунакханєлєрен оештыру ћєм анализлау идарєсе ђитєкчесе Андрей Тютин да чакырылган.

Айдар ЗЄКИЕВ.

 назадна главнуюнаверх


версия для печати  


Бал: 32 | Оценить: 1 2 3 4 5
 

 

Тавыш биру
“Кызыл Тањ”ны еш укыйсызмы?
   атнага бер тапкыр
   еш
   сирєк


Нºтиҗºсе
Гєзит саннары архивы
Бєйлєнешкє керу

 

гєзит турында сайтныœ картасы хат язу  
Яндекс.Метрика