Кичє Хїкўмєт Премьер-министры Раил Сарбаев шєхси ярдємче хуђалыкларга авыл хуђалыгы техникасы белєн ярдєм кўрсєтўгє акча бўлў турында боерыкка кул куйды. Раил Сарбаев шєхси хуђалыкларга ярдємне кїчєйтў турындагы ниятен былтыр кїз ўк белдергєн иде. 22 гыйнвардагы матбугат конференциясендє “Шєхси хуђалык” комплекслы программасыныњ тїп юнєлешлєренењ берсе — авыл хуђалыгы техникасын акчаны їлешлєтє тўлєў ысулы белєн сатуны билгелєде. — Беренче взнос 10 проценттан артмаска ћєм тўлєў 10 елга кадєр кичектерелергє тиеш, — диде Премьер-министр. — Мєсєлєн, ињ популяр техника — “Беларусь” тракторы 711 мењ сумга тїшєчєк. Страховканы, теркєлўне ћєм транспорт салымын да исєпкє алып, беренче взнос 90 мењ сумнан артмый. Моннан тыш, Раил Сарбаев техниканы тєкъдим итў схемасын уњайлаштырырга кушты: лизинг схемасыннан баш тарту чыгымнарны кыскарту ћєм тўлєўлєрне былтыргы дєрєђєдє диярлек саклап калу мїмкинлеге бирє. Мєсєлєн, ун елга алынган “Беларусь” тракторы їчен ай саен 5,5-6 мењ сум (былтыр — 5,6 мењ сум) тўлєргє кирєк булачак, арытаба тўлєўлєр кими барачак. Нєтиђєдє авыл хуђалыгы техникасы елына барлыгы 2 процентка кыйммєтлєнєчєк. Яња схема техниканы “Башсельхозтехника” предприятиесе аша сату шартларын гадилєштерде. Хєзер гарантия тєэминаты сыйфатында авыл хуђалыгы техникасы ўзе кабул ителє, аларны тўлєў вакытына страховкалау да ђитє. Финанслау ћєм техника сатып алу кўлємнєре дє элеккечє кала, 200дєн артык “Беларусь” тракторын да кертеп, алар 600дєн артык берємлек тєшкил итє. Авыл эшчєннєре пресслау-ђыйгычлар, чапкычлар, чўмєлє ташу техникасы, прицеплар, тырма, сабан, кибєн салгычлар, ваклагычлар ћєм сыер саву аппаратлары алачак. Вакытында исєплєшмєгєн, авыл хуђалыгы техникасын тєгаенлєнеше буенча файдаланмаган їчен ђаваплылык каралган. Ўз хєбєрчебез.
назад ○ на главную ○ наверх
Бал: 94 | Оценить:
|